Нәтиҗәләр саны: Загрузка , эзләү 2.833 секунд барды

Эзләү нәтиҗәләре

  1. Менә ул, минем онытылып карап торуымны сизеп алды булса кирәк, кисәк кенә башын күтәрде дә, нечкә кашларын җыерып, бик сәерсенеп, гаҗәпләнеп калды. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  2. Күңелдә әледән-әле өмет белән өметсезлек чиратлашып туа, вакыт-вакыт үземне, кешеләрне, җирдәге бөтен җан иясен өзелеп кызгана башлыйм, берәүгә дә афәт килә күрмәсен иде, берәү дә бу якты дөньядан мәхрүм булмасын иде дип тели-ялвара башлыйм. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  3. кучерда утырган кара сакаллы абзый атын өйнең нәкъ баскычы төбенә китереп туктатты. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  4. Төп кода — озын, җирән кеше — ир уртасы гына икән әле, күрәсең, беренче малаен гына өйләндерә торгандыр … Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  5. Хәзрәтнең никах укуы хатыннар ягына да ишетелсен дип, ак пәрдә корган өй ишеген чак кына ачып куйдылар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  6. Менә ул, егетләрнеке сыман сылу гәүдәсе белән табын каршына басып, бик әйбәтләп бисмилласын әйтеп, иң элек никах укыган хәзрәттән башлап, бөтен кунакларга да аш салып чыкты. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  7. Келәт ишеген тотып торучы бер җитү кызмы яки яшь хатынмы, башын чөебрәк егетләргә нидер әйтте. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  8. Шуннан соң теге кызмы яки хатынмы келәт ишеген ачып җибәрде һәм егетләр эчкәре уздылар. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  9. Бары кияү белән кызны карарга куелган бер елгыр яшь хатын гына озын чәч үргеченә таккан чулпыларын чыңлатып, тыз-быз кергәләп-чыккалап йөри. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау
  10. Ул тирләгән, күлмәк якасын чишеп җибәргән, кулындагы зур чиккән яулык белән һаман битен-муенын сөрткәли. Еники Әмирхан . Җиз кыңгырау